аутизмлы балалар “ана карынында” гы беренче өч айда ультратавыш белән тикшерелсәләр, авыртулары көчәя: https://www.rt.com/news/358014-ultrasound-first-trimester-autism/
-
Recent Posts
Соңгы комментлар
Архив
Бүлекләр
Meta
аутизмлы балалар “ана карынында” гы беренче өч айда ультратавыш белән тикшерелсәләр, авыртулары көчәя: https://www.rt.com/news/358014-ultrasound-first-trimester-autism/
Аллага шөкер. Шул кесә телефоннары акчасын 1 минутлап түгәрәкләйләр иде. “Тәки” телефон компанияләре үзләре шуны төзәтмәделәр, хөкүмәт кушканны көттеләр 🙂 . Хәзер “ФАС” дигән хөкүмәт бүлеге аларны вакытны 20 секундлап түгәрәкләтмәкче була икән.
АКШ очкычлары, кешеле һәм кешесез, Йәмәннең көн йагына бомба ата икән, инде бер ничә атна. Анда “Әл кагыйдә” төркеме урнашкан ди. Йәмәннең үз гаскәрләре көн йактан киткән ди. АКШ “Әл кагыйдә” Йәмәндә хуҗа булмасын өчен аларны бомбалый ди.
Хәзер Россия Йәмәннән үз гражданнарын чыгара икән.
әле төнлә удмуртиядә хәрби снарядлар шартый. ә берничә көн элек башкортыстанда шулай ук шартлады бугай. хм. снаряд складлары яна. 10000 вагон снаряд белән патрон булырга мөмкин дие. бу пугачёво посёлогында. 2000 дән артык кешене чыгарганнар инде. тагы 13 мең кешене читкәрәк чыгармакчы булалар бугай. 20 километр радиуста. әгерҗе шәһәре кешеләрен дә эвакуацияләмәкче булалар дие.
мин моны вконтактеда удмурт дуслардан бик иртә укыдым. анда бер авыл янып бетүе турында да сүз бар.
майлруда сөйләшүләр буенча эзләү барлыкка килгән. яндекс белән гуглда андый нәрсә бар инде. адресы: http://go.mail.ru/realtime . мин тикшереп карадым, майлру җәмгыятендә элек язган комментларны таба алмый идем, моның белән дә алар чыкмый. әмма яңалары бәлки чыгадыр. твиттердан эзләми дие.
июнь-2 15:28 : бит адресы “барлыкк” диеп киселеп калганы өчен башлыкны һәм бит адресын үзгәрттем: “майлруда сөйләшүләрдә эзләү барлыкка килгән” -> “майлруда яңа төр эзләү” .
төн йак германиядә эчәк инфекциясе таралып киткән ди. ул һәр кешедә булган төр эчәге бактериясе ди, әмма ничектер үзгәргән.
бу сайтта яңалыклар була, алла бирса!