Monthly Archives: Июнь 2011

кесә телефоны акчасын төгәлрәк түгәрәкләтмәкчеләр

Аллага шөкер. Шул кесә телефоннары акчасын 1 минутлап түгәрәкләйләр иде. “Тәки” телефон компанияләре үзләре шуны төзәтмәделәр, хөкүмәт кушканны көттеләр 🙂 . Хәзер “ФАС” дигән хөкүмәт бүлеге аларны вакытны 20 секундлап түгәрәкләтмәкче була икән.

Posted in бер бүлеккә дә кермәгән | 2 Comments

акш очкычлары йәмән җиренә бомба ата

АКШ очкычлары, кешеле һәм кешесез, Йәмәннең көн йагына бомба ата икән, инде бер ничә атна. Анда “Әл кагыйдә” төркеме урнашкан ди. Йәмәннең үз гаскәрләре көн йактан киткән ди. АКШ “Әл кагыйдә” Йәмәндә хуҗа булмасын өчен аларны бомбалый ди. Хәзер Россия … Continue reading

Posted in бер бүлеккә дә кермәгән | 1 Comment

әле төнлә удмуртиядә хәрби снарядлар шартлай

әле төнлә удмуртиядә хәрби снарядлар шартый. ә берничә көн элек башкортыстанда шулай ук шартлады бугай. хм. снаряд складлары яна. 10000 вагон снаряд белән патрон булырга мөмкин дие. бу пугачёво посёлогында. 2000 дән артык кешене чыгарганнар инде. тагы 13 мең кешене … Continue reading

Posted in бер бүлеккә дә кермәгән | 1 Comment

майлруда яңа төр эзләү

майлруда сөйләшүләр буенча эзләү барлыкка килгән. яндекс белән гуглда андый нәрсә бар инде. адресы: http://go.mail.ru/realtime . мин тикшереп карадым, майлру җәмгыятендә элек язган комментларны таба алмый идем, моның белән дә алар чыкмый. әмма яңалары бәлки чыгадыр. твиттердан эзләми дие. июнь-2 … Continue reading

Posted in бер бүлеккә дә кермәгән | Leave a comment

германиядә эчәк инфекциясе

төн йак германиядә эчәк инфекциясе таралып киткән ди. ул һәр кешедә булган төр эчәге бактериясе ди, әмма ничектер үзгәргән.

Posted in бер бүлеккә дә кермәгән | Leave a comment